- кем
- 1. Нинди яки кайсы кеше икәнен белергә теләп сораганда кулланыла 2. Нинди эш белән шөгыльләнүче һ. б. булуын ачыклау мәгънәсендә килә кем булуын сорады. Якын, үз иткән кеше кемегез була. "Дә" кисәкчәсе белән "беркем, һичкем" мәгън. килә кем дә кайгыртмас 3. "Әнә, менә" алмашлыклары белән килеп, нәр. б. аерып күрсәтүне, басым ясап әйтүне белдерә менә кем икән ул 4. Ике яки берничә җөмләнең һәрберсендә килеп, бүлгәләү мәгънәсен белдерә кем кисә, кем яра 5. Риторик сорауларда һәм өндәү җөмләләрдә теләсә кем, һәркем мәгънәсен белдерә миңа кем килмәс 6. "Ул, шул" сүзләре булган баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләү өчен кулл. кем тапкан, шул йоткан 7. Кабатлаулы формада кемне дә булса үз ишләреннән аеру өчен кулл. кем-кем, син дә шулай дигәч инде 8. Кешенең исеме искә төшмирәк торганда, яки сүзгә рәсмирәк тон бирү өчен исем алдыннан әйтелә карале, кем, Шәрифулла...
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.